Нәтиҗәләр саны: Загрузка , эзләү 0.001 секунд барды

Эзләү нәтиҗәләре

  1. Кайчандыр дөрләп янып киткән мәхәббәт учагының корымы да калмаячагын кем уйлаган? // Чыганак: http://kiziltan.ru/
  2. Гаилә башлыгы, авыр хәлдән чыгу юлларын эзләп, Себер якларына китәргә карар итә. // Чыганак: http://kiziltan.ru/
  3. Ике баланы аякка бастырырга кирәклеген ата-ана яхшы аңлый. // Чыганак: http://kiziltan.ru/
  4. Себердә чакта чираттагы рейска чыккач, Габдулла, юлда йоклап китеп, авыр йөк машинасы белән әиңел автомобиль өстенә барып менә. // Чыганак: http://kiziltan.ru/
  5. Бер кешенең гомере өзелә. // Чыганак: http://kiziltan.ru/
  6. Дүрт елдан соң, амнистиягә эләгеп, туган авылына кайткач, бәхетсез ирне бары тик ялгыз әнисе көткән булып чыга. // Чыганак: http://kiziltan.ru/
  7. Зур кызы Ләйсәннең кияү белән никах табынын үткәргәндә:” тюремщикларга монда урын юк”, — дип, әти кешене әниле-кызлы куып чыгаралар. // Чыганак: http://kiziltan.ru/
  8. Шул ук төнне яшәү мәгънәсе тапмаган Габдулланың куллары чарасыздан бауга үрелә … // Чыганак: http://kiziltan.ru/
  9. Зират коймасына тотынып, үксеп-үксеп елаган әнисе Сания апаны күргән һәркемнең йөрәге әрнегәндер. // Чыганак: http://kiziltan.ru/
  10. ә нибары өч көннән соң Габдулла төзегән йорт капкасы төбенә берсеннән-берсе зәвыклы туй машиналары килеп туктый. // Чыганак: http://kiziltan.ru/